news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән Иран арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше ике тапкыр арткан

Татарстан белән Иран арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше ике тапкыр арткан
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан белән Иран арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше ике тапкырдан күбрәк арткан. Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татарстан – Иран» түгәрәк өстәлендә шулай дип белдерде. Министр сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте җиткерде.

Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Анда республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Иранның Генераль консулы вазифаларын вакытлыча башкаручы Мансур Хоссейни, шулай ук ике илнең нефть химиясе компанияләре вәкилләре катнашты.

Коробченко Иранны Татарстанның тышкы икътисади хезмәттәшлеге өчен өметле юнәлеш дип атады. Аның әйтүенчә, республика Иран партнерлары белән хезмәттәшлекне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында үстерә.

Очрашуда катнашучылар Иранның нефть-газ компанияләрен Татарстан базарына чыгару мөмкинлекләре, шулай ук республиканың нефть химиясе комплексы предприятиеләре белән технологик һәм сәнәгать хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Аерым алганда, җитештерүне локальләштерү, технологияләр белән алмашу, җиһазлар һәм продукция китерү турында сүз барды. Иран компанияләре дә түгәрәк өстәлдә катнашучыларга үзләренең төп эш юнәлешләрен һәм гамәлгә ашырыла торган проектларын тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot