Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексеевск районыннан махсус хәрби операция зонасына 15 тоннадан артык ярдәм китерделәр
Татарстанның Алексеевск районыннан махсус хәрби операция зонасына 15 тоннадан артык гуманитар йөк китерделәр. Район башлыгы Сергей Демидов хәбәр иткәнчә, хәрбиләр белән очрашу Покровский һәм Херсон юнәлешләрендә узган.
Хәрбиләргә радиоэлектрон көрәш станцияләре, дронга каршы мылтыклар, рацияләр, мотоцикллар, тагылмалар, генераторлар, мичләр, автомобильләр өчен материаллар, шулай ук бензин пычкылары, шөреп боргычлар, төзелеш материаллары тапшырылды. Солдатларның туганнары җибәргән шәхси посылкаларга аерым игътибар бирелде.

«Егетләр гуманитар конвойны формалаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә. Хәрбиләргә ярдәм күрсәткән якташларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә булганда гына көчле! Хәрбиләребезне, чын Геройларны өйгә Җиңү яулап кайтуларын көтәбез», - дип билгеләп үтте Сергей Демидов.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Татарстанның Алексеевск районы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз