Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәттә «Дәүләт хезмәтләре» базасында цифрлы экосистема булдыру турында фикер алышалар
Хөкүмәт «Дәүләт хезмәтләре» порталы базасында универсаль цифрлы экосистема булдыру мөмкинлеген карый. Бу хакта ТАСС агентлыгына вице-премьер – Хөкүмәт аппараты башлыгы Дмитрий Григоренко аппаратында хәбәр иттеләр.
«»Дәүләт хезмәтләре»нең мөһим өстенлеге бар - һәр кулланучы ышанычлы рәвештә тикшерелгән. Шуның хисабына гражданнар, бизнес һәм дәүләт органнары арасында ышанычлы бәйләнеш булдыру мөмкинлеге барлыкка килә», - дип искәрттеләр аппаратта.
Шул ук вакытта, порталны алга таба үстерү стратегиясе турында ахыргы карарлар әлегә кабул ителмәгән, мөмкин булган вариантлар буенча фикер алышу дәвам итә.
Элегрәк «Известия» газетасы Хөкүмәт «Дәүләт хезмәтләре» порталын үстерүнең берничә концепциясен карый дип хәбәр иткән иде. Газета порталның яңалыклар тасмасы һәм тематик бергәлекләр формалаштыру мөмкинлеге белән үз социаль челтәрен булдыруны ихтимал вариантлар арасында атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз