Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владмир Путин кешелекне чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра
Россия Президенты сүзләренчә, дөньядагы критик халәтне климат үзгәрешенә карап белеп була.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин җәмгыятьне берни белән дә чикләнмәгән, артык һәм чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра. Бу турыда ул «Валдай» клубында чыгышында әйтте.
«Мин дискуссияне киңәйтеп, чамасыз һәм берни белән дә чикләнмәгән кулланудан баш тарту турында да әйтәсем килә. Сакчыл һәм уйлап, кирәк кадәресен генә файдаланырга, бүгенге көн белән генә түгел, иртәгә ни буласын да уйлап яшәргә кирәк», — ди Путин.
Владимир Путин «Нәни принц» әкияте героен үрнәк итеп китерә. Антуан де Сент‑Экзюпериның төп герое сүзләренчә, иртән торып, үзеңне тәртипкә китергәч, үзеңнең планетаңны дә тәртипкә китерергә кирәк. Президент гомуми йортыбызны киләчәк буынга да калдыру өчен, әлеге «күңелсез эш» белән кешеләр даими рәвештә шөгыльләнергә тиеш дип исәпли.
Аның сүзләренчә, «критик хәл туды», моны климат үзгәрүенә карап белеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз