news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владлен Татарский һәлак булган теракт турындагы җинаять эше судка тапшырылды

Россия Тикшерү комитеты Петербург кафесында теракт турындагы җинаять эшен тикшерүне төгәлләде, анда хәрби корреспондент Владлен Татарский (Максим Фомин) һәлак булды. Бу хакта мәгълүмат ведомство сайтында чыкты.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 2 апрелендә Дарья Трепова, Украина территориясеннән килүче күрсәтмәләрне үтәп, Санкт-Петербург үзәгендәге кафега шартлаткыч белән тутырылган сын алып килә һәм аны Владлен Татарский тәхәллүсе белән танылган хәрби корреспондент Максим Фоминга тапшыра. Шартлау нәтиҗәсендә Фомин һәлак булды, кафедагы 52 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

Тикшерүчеләр әлеге җинаятьнең «озак вакыт Украина территориясендә җентекләп әзерләнгәнен» ачыклаган. Ведомствода терактның Россия дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген дискредитацияләү максаты белән оештырылуын билгеләп үттеләр.

Халыкара эзләүгә һәм читтән торып кулга алынган терактны оештыручылар - Украина гражданины Юрий Денисов, Украинада яшәүче журналист Роман Попков һәм җинаятьне кылуга катнашы булган башка затларга карата тикшерү дәвам итә.

Гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше судка тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100