news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владлен Аксенов Алексей Песошинны бөтенроссия җыенында катнашырга чакырды

Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов белән очрашты.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-инфом"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеген тәэмин итү хакында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында Владлен Аксенов Алексей Песошинны ел саен уздырыла торган бөтенроссия җыенында катнашырга чакырды. Анда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының һәм гражданнар оборонасы системасының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак (Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә узачак).

Очрашуда шулай ук ТР гражданнар оборонасы эшләре министры – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100