Владивостокта төзеләчәк төбәк әһәмиятендәге мәчет проектын Татарстан белгечләре ясый

Татинвестгражданпроект
Приморье краендагы төбәк әһәмиятендәге яңа мәчет проектын «Татинвестгражданпроект» белгечләре ясый. Мәчет Дальхимпром тирәсендә төзеләчәк, төзелеш өчен урын инде бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ»га проект оешмасы вәкиле Кира Маслова хәбәр итте.
«Мәчетнең урын киңлеге чишелеше җирле мөселман гыйбадәтханәләренең традицион үзенчәлекләренә нигезләнә. Мәчет бинасы ике каттан тора. Төп зал 96 кешене сыйдыра. Территориядә икенчел әһәмияттәге биналар урнаштыру күздә тотыла», – диде Маслова.
«Татинвестгражданпроект» вәкиле белдергәнчә, Татарстан архитекторлары берничә тапкыр булачак төзелеш урынына барган һәм мәчетне җирлекнең гомуми архитектурасына туры китереп ясый. Манаралы ике катлы бинаның биеклеге 33,1 метр тәшкил итәчәк, гомуми мәйданы – 573,1 метр.
«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятисе Кырымда «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы проектын да эшләде һәм төзеде. Бинада ашханә, клуб, йоклау өчен ике корпус, спорткомплекс һәм бассейн бар.