news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владивостокта Татарстан волонтерларын Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган

Владивостокта Татарстан волонтерларын Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган
Зәкия Вәлитованың шәхси архивыннан

Татарстан волонтерларының бер төркеме «Азия балалары» VII халыкара спорт уеннарын оештыруга ярдәм итәр өчен Владивосток шәһәренә китте.

Биредә волонтерларны «Азия балалары» генераль директоры Эльмир Вәлитов, Владивосток шәһәре милли татар оешмасы җитәкчесе Таһир Ибашев, Сахалин өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова һәм Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Зәкия Вәлитова хәбәр итте.

«Без Татарстан волонтерларын Владивосток аэропортында «татарча» чәк-чәкләр белән каршы алдык. «Азия балалары» халыкара спорт уеннары генераль директоры Эльмир Вәлитов Татарстан Ресубликасы командасына әлеге уеннардан истәлек итеп факел бүләк итте», – дип сөйләде Зәкия Вәлитова.

«Азия балалары» VII халыкара спорт уеннары быел Владивосток шәһәрендә 27 июльдән 8 августка кадәр узачак.

  • «Азия балалары» халыкара спорт уеннары беренче тапкыр 1996 елда үткәрелгән. Әлеге уеннар дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Уеннарның максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында олимпия уеннарын популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. 
  • Спорт уеннары программасына бадминтон, өстәл теннисы, нәфис гимнастика, бокс, җиңел атлетика, уктан ату, мас-рестлинг, мини-футбол, көрәш һәм башка сопрт төрләре кергән. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100