Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владивостокта татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин истәлеген мәңгеләштерәләр
Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы Владивостокта яңа урамнарның берсенә Гыйльфан Батыршин исемен кушарга тәкъдим итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ») Татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршинның истәлеген Владивостокта мәңгеләштерергә телиләр. Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов шәһәрнең яңа урамнарының берсенә Гыйльфан Батыршин исемен кушарга тәкъдим итте, дип хәбәр итә “Владивосток” дәүләт телерадиокомпаниясе.
Приморье краеның чик буен саклаучылар һәм ветераннар оешмалары да шәһәрдә майор Батыршин исемен йөрткән урам булдыру тәкъдимен хуплаган. Ахыргы карарны Владивосток хакимияте чыгарырга тиеш.
Гыйльфан Батыршинның нәселе Татарстанның Биектау районы Ямаширмә авылыннан чыккан. Аның якты истәлеген районда һәм авылда әле дә зур хөрмәт белән саклыйлар.
Гыйльфан Батыршин 1914 елда туган. Аның әнисе һәм әнисенең абыйсы гаиләсе белән 1911 елда Донбасс шахталарына эшләргә киткән. 1920 елларда алар Казанга күченеп кайта. Кызыл Армия сафларына алынгач, Гыйльфан Батыршин Ерак Көнчыгышта чик буе сакчысы булып хезмәт итә. Шул чорда, 1938 елның җәендә, Япония армиясе Хәсән күле буендагы чик буе заставаларына һөҗүм итә. Нәкъ шул бүген Приморье краендагы Хәсән күле янында күрсәткән батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1938 елның 25 октябрендә Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул татарлар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше.
Гыйльфан Батыршин Бөек Ватан сугышында да алгы сафларда була. Сугыштан бик күп орден-медальләр белән майор дәрәҗәсендә кайта. 1947 елның көзендә аны башка хәрбиләр белән берлектә Хәсән күле буенда узган вакыйгаларның шаһиты буларак Токиога Хәрби трибунал утырышына чакыралар. Шуннан кайтканда 2 декабрьдә очкыч Владивостокка җиткәндә Тын окенга төшеп, һәлакаткә юлыга.
Советлар Союзы герое Гыйльфан Батыршин исеме Казанның Киров районындагы урамга бирелгән. Язучы Шамил Рәкыйповның "Таңнар һаман матурмы?" романы Гыйльфан Батыршин турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз