news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивостокта татар мәдәниятендә гаилә роленә багышланган күргәзмә узды

Владивосток шәһәре гыйбадәт йортында Гаилә елына багышланган күргәзмә узды. Аны кызлар өчен дини белем бирү дәресләренә йөрүчеләр килеп күрде. Кызлар нинди дә булса яңа һәм кызыклы нәрсәләр белер өчен һәр атна саен ял көннәрендә бирегә килә. Бу юлы аларны уникаль проект көтте, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте.

«Гаилә – милләт нигезе. Татар мәгърифәтчеләре гаилә һәм тәрбия турында» дип аталган күргәзмәне ТР Фәннәр академиясе Гаилә һәм демография үзәге оештырган. Биредә гаиләнең җәмгыятьтәге әһәмиятенә багышланган хезмәтләр һәм тикшеренүләр, шулай ук гаилә кыйммәтләренә һәм тәрбиягә татар мәгърифәтчеләре карашлары тәкъдим ителгән.

Кызлар өчен бу традицияләр һәм кыйммәтләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кенә түгел, ә аларның үз тормышында һәм киләчәгендә гаиләнең әһәмияте турында уйлану мөмкинлеге дә булды. Мондый төр күргәзмәләр яңа офыклар ача һәм балаларга җәмгыять нигезенә яткан кыйммәтләрне һәм традицияләрне аңларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot