Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владивостокта татар һәм башкорт милли ризыкларын пешерергә өйрәттеләр
Чара грант ярдәме белән үткәрелде.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы һәм Приморье краеның «Башкорт корылтае» иҗтимагый оешмасы татар һәм башкортларның традицион милли ризыклары — чәкчәк, өчпочмак, вак бәлеш әзерләү буенча мастер-класслар оештырды.
Остаханәләр Владивосток шәһәре администрациясенең грант ярдәме белән үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны оештыруда җәмгыятьнең иң өлкәннәренең берсе Фәйдә Галиәхмәтова башлап йөрде. Ул үз командасы белән коймак һәм кыстыбый гына пешереп калмады, чын шулпа да әзерләде.
Кунаклар милли ашлардан авыз иткәннән соң Татар һәм башкорт этно-музеенда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз