Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владивостокта татар һәм башкорт мәдәнияте музее ачылачак
Проект Президент гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Владивостокта Президент грантлары фондының 3 миллион сум күләмендәге финанс ярдәме белән татар-башкорт мәдәнияте һәм традицияләре музее ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы Таһир Ибашев белдергәнчә, хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре бара. Музей көзен үз ишекләрен ачар дип көтелә.
«Мәйданы 299 квадрат метр тәшкил иткән бинаны Владивосток шәһәре хакимияте безгә бушлай арендага бирде. Экспозициянең бер өлешен урнаштырдык инде. Экспонатларның төп өлеше подвалда урын алачак. Хәзер аннан балчык чыгарабыз һәм бетонлау эшләрен башкарабыз», - дип хәбәр итте Ибашев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз