news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивостокта Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга истәлек тактасы ачтылар

Владивостокта Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга истәлек тактасы ачтылар
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Чик сакчылары көне уңаеннан Владивостокта Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы үтте. Тантанага телемост аша Луганск Халык Республикасының Кировск шәһәре, Биектау районының Ямаширмә авылы һәм Казан шәһәре кушылды. Казандагы телемост ноктасын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды.

«Ил дә, халык та, милләт тә үзенең батырларын хәтердә тотканда яшәячәк. Татар халкының каһарманлык күрсәткән уллары һәрвакыт күп булган. Алар бүгенге көндә дә туып торалар. Аларның исемлегендә - Совет чорында беренчесе Гыйльфан Батыршин булган. Казанда, Владивостокта аның исемен йөрткән урамнар булуы да – чын ватанпәрвәрлек үрнәге. Бу мөһим күренеш. Гыйльфан Батыршин турында без китаплардан укып үстек. Исемдә, Шамил Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» дигән китапта ничек гап-гади авыл балалары да милләт, ил каһарманнары дәрәҗәсенә үсеп җитүләре тасвирлана. Без бүген хәтер чылбырын дәвам итәбез төсле. Киләчәк буыннарга да халкыбызның батырлык юлын күрсәтергә, тиешбез, дип саныйм», – диде Ирек Шәрипов «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш Чик сакчылары бәйрәме уңаеннан теләкләрен әйтте. «Тыныч тормышта лаеклы итеп яшәргә язсын. Йортларыбызга бәрәкәт, балаларыбызга терәк булып тормыш итү насыйп булсын. Чик сакчыларына тыныч шартларда гына хезмәт итүләрен телим», – диде җитәкче.

Чара барышында шулай ук каһарманга багышланган шигырен Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Булат Ибраһим укыды.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot