news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивостокта мәчет салырга ниятлиләр

Хәзер Владивостокта аерым мәчет юк, җыелышлар һәм намазлар Приморье краеның Казыят мөселманнары идарәсендә уза.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Владивостокта мәчет салырга ниятлиләр, дип хәбәр итә "РИА Новости". Мәчет салуга акча хәйрия чыганакларыннан җыелган, дип җиткергән шәһәр мэриясе.

Әлеге мәсьәлә буенча шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Межонов һәм Татарстан премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев очрашуы вакытында фикер алышынган.

"Шәйхразиев берничә ел элек Владивостокта Катерная урамында мәчет торгызу өчен җир бүленгән булуы, аның өчен инде хәйрия чыганакларыннан акча керүе һәм проект документациясе эшләнүе турында сөйләде”, – диелгән хәбәрдә.

Владивосток хакимияте вәкилләре хәзерге вакытта җирнең яңадан Россия оборона министрлыгына беркетелгән булуы һәм шунлыктан әлеге идарә тармагы киртәләрен үтү өчен уртак көч кирәклеген җиткергән.

Очрашуда катнашучылар бу юнәлештә эш программасын билгеләгән.

Хәзер Владивостокта аерым мәчет юк, җыелышлар һәм намазлар Приморье краеның Казыят мөселманнары идарәсендә уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot