news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивостокта II Ерак Көнчыгыш Сабан туе яңа форматта узды

Владивостокта II Ерак Көнчыгыш Сабан туе яңа форматта узды
Фото: tatar-congress.org

Владивосток шәһәренең 165 еллыгын бәйрәм итү кысаларында II Ерак Көнчыгыш Сабан туе узды. Милли бәйрәм яңа форматта — мәйданда түгел, ә шәһәрнең филармониясендә, милләттәшләр белән җанлы очрашу рәвешендә оештырылды. Бу үзгәрешне Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хуплап чыкты. Владивостокта яшәүче татарлар да яңа форматта үткән Сабан туен җылы кабул итте, рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул җыелган милләттәшләрне ихлас сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкләр тапшырды.

Очрашу барышында 2026 елда Ерак Көнчыгыш Сабан туен яңадан Владивостокта уздыру мөмкинлеге турында уртак фикергә киленде. Бу татар милли бәйрәменең Ерак Көнчыгышта да ныклы урын алуының һәм аның тирән рухи-мәдәни әһәмиятен тануның ачык дәлиле булды.

Шулай ук бәйрәм кысаларында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы да узды. Бу өлеш чарага аерым бер тантаналылык өстәде һәм буыннар бәйләнешенең, тарихи хәтернең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot