news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивостокта Батыршинга истәлек тактасы ачуда: Халык үзебезнең геройларны белсен

Владивостокта Батыршинга истәлек тактасы ачуда: Халык үзебезнең геройларны белсен
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Чик сакчылары көне уңаеннан Владивосток шәһәрендә узган Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга истәлек тактасы ачу тантанасында җирле Хөкүмәт вәкилләре, чик сакчылары гаскәрләренең берләшмәләре һәм җәмәгатьчелек катнашты. Тантанада Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Диләрә Маликова да чыгыш ясады һәм әлеге вакыйганың әһәмиятен ассызыклады.

«Бу вакыйганың чик сакчылары көнендә булуы аеруча әһәмиятле. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең күгебез тыныч. Шулай ук әлеге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләребезнең батырлыгын билгеләп үтәсем килә. Киләчәк буыннарга безнең каһарманнарыбыз хакында сөйләү, алар турында истәлекләрне тапшыру бик мөһим. Бүген Владивостокта Гыйльфан Батыршинга мемориаль такта гына түгел, ә аның исемен йөртүче урам да ачыла. Безнең яшь буын, халык үзебезнең геройларны белсен, хатирәләр саклансын. Гыйльфан Батыршин исемен мәңгеләштерү буенча актив эшләгән Татарстан Республикасына рәхмәт белдерәм», – диде ул.


Мемориаль такта «Восточный луч» төзүче компаниясенең «Победа» торак комплексы территориясендә, Герой исемен йөртүче урамда ачылды. Казанда чараны телемост аша күзәтү булды һәм ахырдан Батыршин хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салынды.

  • Гыйльфан Батыршин – Совет чорындагы чик сакчысы, СССР НКВД гаскәрләренең Посьетск чик буе отрядының маневр төркеме отделениесе командиры вазифасында Хәсән күле янындагы сугышларда катнашучы. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче чик сакчыларының берсе.
Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot