news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владивостокта балалар өчен Ураза бәйрәме булды

Владивостокта намаз уку залында балалар өчен «Гаиләнең яраткан бйәрәме -Ураза» дип исемләнгән чара узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар өчен мавыктыргыч квестлар үткәрелде, бүләкләр һәм татлы ризыклар өләштеләр.

Чара кысаларында квестта җиңүчеләр, шулай ук видео-конкурста һәм рәсем конкурсында җиңүчеләр билгеләп үтелде.

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте бу чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашучыларга рәхмәт белдерә. Бигрәк тә волонтер-студентларга балалар өчен квест оештыруда ярдәм итүләре, шулай ук хәйриячеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерелә.

«Бәйрәм балаларга шатлык бүләк итүдән тыш, гаиләне, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштерә, барлык катнашучылар өчен матур хатирәләр калдыра», - диделәр Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100