news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владивосток тарихында беренче мәчетне Татарстан мөселманнары төзиячәк

Владивостокның беренче мәчете «Казан мәчете» дип аталачак.

Владивосток тарихында беренче мәчетне Татарстан мөселманнары төзиячәк
https://primorsky.ru/

Владивосток тарихында беренче мәчетне Татарстан мөселманнары төзиячәк.

XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Приморье краеның эчке сәясәт департаменты консультанты Юрий Колесниченко Татарстан ярдәме белән Владивостокта мәчет төзеләчәген әйтте. Татарстан Фәннәр академиясе бинасында узган форум утырышы тәмамлангач, «Татар-информ» хәбәрчесе Юрий Колесниченкодан мәчет төзелеше турында тулырак мәгълүмат алды.

 

Фото: © Рифат Каюмов

«Бик авырлык белән генә мәчет өчен кулай урынны – Оборона министрлыгы карамагында булган җирне рәсмиләштердек. Моның өчен Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать иттеләр. Мәчетнең проекты, җир кишәрлеге әзер. Төзелешне башлау өчен рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштереп бетерәсе калды. «Казан мәчете» (автор - Владивостокның беренче мәчете шулай аталачак) – Татарстан мөселманнарыннан Приморье мөселманнарына бүләк булачак», - диде Юрий Колесниченко «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Юрий Колесниченко сүзләренчә, Приморье краенда 7,5 меңнән артык мөселман мәчетләргә йөрергә тели. Бу саннар күптән түгел төбәктә үткән сораштыру нәтиҗәсендә билгеле булган.

Приморье крае мөселманнарының Дини җыены рәисе Рамил Килмөхәммәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә Приморье башкаласында моңарчы беркайчан да мәчет булмаганын әйтте. Димәк, «Казан мәчете» –Владивостокта беренчесе булачак.

«Мәчет төзелешен безнең Дини җыен җитәкли. Аның проектын Казанның «ТАТГРАЖДАНПРОЕКТ» оешмасы эшләде. Бу эшнең кураторы – Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов. Мәчет бинасы бик матур булачак. Аны Рөстәм Миңнеханов та күрде. Быелның сентябрендә мәчетне төзи башларбыз, дип планлаштырабыз. Олег Кожемяконың һәм Рөстәм Миңнехановның ярдәм итәргә теләкләре бар, эшче төркем төзелгән, шуңа күрә тиздән төзелеш башланыр», - диде Рамил Килмөхәммәтов.

Рамил Килмөхәммәтов сүзләренчә, Приморье краенда татарлар Владивосток шәһәренә нигез салынган чордан ук яши. «Революциягә кадәр бездә ике мөселман зираты, намаз бүлмәләре булган. Совет хакимияте чорында да бабаларыбыз динне сакларга, зиратны карап тотарга тырышкан, дип сөйли иде аксакаллар. Яңа мәчет салу – ул бабаларыбыз нигез салган рухи эшнең дәвамы булсын», - диде Приморье крае мөселманнарының Дини җыены рәисе.

  • Белешмә өчен: 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләре буенча, Приморье краенда 3946 татар исәпләнә. 2010 елгы җанисәптә татарлар саны 10640 булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100