news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивосток шәһәре башлыгы Виталий Веркеенко мәчет төзү идеясен хуплады

Приморье краеның «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның шәһәр башлыгы Виталий Веркеенко белән очрашуы узды.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген Владивосток шәһәре хакимиятендә Приморье краеның «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның шәһәр башлыгы Виталий Веркеенко белән очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Владивостокта мәчет төзү мәсьәләсе хакында сөйләштеләр. Рамил Килмөхәммәтов шәһәр башлыгын әлеге проект белән таныштырды. Виталий Веркеенко мәчет төзү идеясен хуплады һәм парковка урыннарын арттыру кирәклеге турында әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot