news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владивосток шәһәрендә Гыйльфан Батыршинга элмә такта эленәчәк

Гыйльфан Батыршин - татарлар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше.

28 май – Чик сакчылары көнендә Владивосток шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга элмә такта эленәчәк. Әлеге элмә такта эленәчәк торак комплекс белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров танышты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Гыйльфан Батыршинның нәселе Татарстанның Биектау районы Ямаширмә авылыннан. Аның якты истәлеген районда һәм авылда әле дә зур хөрмәт белән саклыйлар, диелә хәбәрдә.

  • Гыйльфан Батыршин 1914 елда туган. Аның әнисе һәм әнисенең абыйсы гаиләсе белән 1911 елда Донбасс шахталарына эшләргә киткән. 1920 елларда алар Казанга күченеп кайта. Кызыл Армия сафларына алынгач, Гыйльфан Батыршин Ерак Көнчыгышта чик буе сакчысы булып хезмәт итә. Шул чорда, 1938 елның җәендә, Япония армиясе Хәсән күле буендагы чик буе заставаларына һөҗүм итә.
  • Приморье краендагы Хәсән күле янында күрсәткән батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1938 елның 25 октябрендә Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул татарлар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше.
  • Гыйльфан Батаршин Бөек Ватан сугышында да алгы сафларда була. Сугыштан бик күп орден-медальләр белән майор дәрәҗәсендә кайта. 1947 елның көзендә аны башка хәрбиләр белән берлектә Хәсән күле буенда узган вакыйгаларның шаһиты буларак Токиога Хәрби трибунал утырышына чакыралар. Шуннан кайтканда 2 декабрьдә очкыч Владивостокка җиткәндә Тын океанга төшеп, һәлакаткә юлыга.
  • Советлар Союзы герое Гыйльфан Батаршин исеме Казанның Киров районындагы урамга бирелгән. Язучы Шамил Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» романы Гыйльфан Батаршин турында.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100