news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча фикер алыштылар

Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча фикер алыштылар
Фото: tatar-congress.org

Бүген, 9 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров җитәклегендәге делегация эш сәфәре белән Владивосток шәһәренә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шәһәр Администрациясе бинасында агымдагы елның 4 июлендә Владивосток шәһәрендә узачак Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үткәрелде.

Очрашуда Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәт аппараты җитәкчесесе Маликова Диләрә Мансур кызы, Владивосток шәһәре вице-мэры Стегний Дарья Владимировна, Приморье крае «Туган ил» Төбәк татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Садретдинов Нуретдин Хәлафетдин улы, Приморье крае «Көрәш» федерациясе Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Вәлитов Эльмир Илдар улы, мэрия вәкилләре һ.б. катнашты.

Утырыштан соң делегация милли бәйрәмебез узачак мәйдан белән танышты. Сабантуй Владивосток шәһәренең Цесаревич яр буенда узачак дип планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot