Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владивосток һәм Ростовтагы татар оешмалары дуслык җепләрен ныгытты
23 августта Владивосток шәһәрендә Владивосток татарларының Ростов өлкәсе «Якташлар» татар милли-мәдәни автономиясе комитеты әгъзасы Эльдар Сәгыйтов белән җылы очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эльдар Партизанск шәһәренә эшлекле сәфәр белән килгән иде. Ял көннәренең берсен файдаланып, ул Приморье башкаласының истәлекле урыннары белән танышып кына калмыйча, Владивостокта яшәүче татарлар һәм башкортлар белән дә күрешергә булган. Чөнки мондый сәфәрләр төбәкара милли-мәдәни берләшмәләр арасында элемтәләрне сакларга ярдәм итә.
Очрашуда Приморье крае Законнар чыгару Җыены депутаты Таһир Ибашев, шулай ук Рәшит Надыров, Нәфисә Попова, Урал Сафуганов катнашты. Таһир Әнвәр улы кунакны татар һәм башкорт халыклары этно-музее экспонатлары белән таныштырды, шулай ук Сабан туе һәм башка иҗтимагый әһәмияткә ия чаралар үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде. Үз чиратында, Эльдар Шакир улы Ростов татарлары һәм башкортларыннан кечкенә бүләкләр тапшырды, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан легендар 116нчы гвардия Башкорт кавалерия дивизиясенең сугышчан юлы буйлап үткәрелгән чаралар тәҗрибәсе һәм төрле чаралар, форумнар үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Аннары милли ризыклар белән традицион чәй эчү оештырылды. Шулай ук кунакны мәчеткә дә алып бардылар. Анда Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Ислам хәзрәт Саламатов белән очрашу булды.
Урал Сафуганов Эльдар Шакир улын шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырды. Бигрәк тә аны Алтын Мөгез аша һәм Рус утравына салынган күперләр сокландырды.
Катнашучылар мондый очрашуларны гадәткә кертергә, Ростов-Дон һәм Владивосток арасында яңалыклар һәм мәдәни программалар белән даими алмашуны җайга салу турында килеште.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз