Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владислава Куприна: Төрки театрларны тел һәм хәтер югалу проблемасын ачу берләштерә
Бүген Казанда «Нәүрүз» театр фестивале төгәлләнә.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрки халыклар театрларын тел югалту һәм үзбилгеләнү проблемалары берләштерә — театр тәнкыйтьчесе, ГИТИС педагогы Владислава Куприна күп еллар дәвамында «Нәүрүз» театр фестивален күзәтеп шундый фикергә килгән.
«Төрки театрлар алгы планга чыгарган проблемаларның берсе — халык хәтере. Театрларның бу темага җитди рефлексиясе күзәтелә. Хәтер темасы фестивальдән фестивальгә күчә», — диде театр белгече фестивальнең йомгаклау утырышында.
«Хәтер темасы — хәтерне югалту темасы булып күтәрелә. Театр хәтерләгән соңгы буынның китүеннән сызлана», — ди Владислава Куприна.
Театр белгече төрки театрларның йомшаграк булуын, үз тамашачысының күңелен кырмаска тырышуын әйтте. «Нинди генә фаҗига күрсәтелсә дә, театр азактан тамашачысын юатып куя», — диде ул.
Владислава Куприна фестивальдәге татар спектакльләреннән Буа театрының «Шобага» әсәрен аерып әйтте.
Бүген Казанда «Нәүрүз» театр фестивале төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз