news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владислав Третьяк Казанда хатын-кызлар хоккей клубы булырга тиешлеген җиткерде

Россия хоккей федерациясе президенты, бу яңалык киләсе елга ук кертелергә тиеш, дип саный.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Россия хатын-кызлар хоккей картасында киләсе елдан Мәскәү һәм Казан клублары булырга тиеш. Бу хакта Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк җиткерде, дип яза “Р-Спорт”.

“Безгә Мәскәү һәм шулай ук Казан да клуб бирергә тиеш. Алар командалары булса да, әлегә кыенсына. Аларга өметләнәбез. Мәскәү белән Казан киләсе елга Россия хатын-кызлар хоккей картасында пәйда булырга тиеш”, – дигән Третьяк журналистларга.

Бүгенгә илнең Хатын-кызлар хоккей лигасында җиде команда – “Агыйдел” (Уфа), “Бирюса” (Красноярск), СКИФ (Түбән Новгород), “Торнадо” (Дмитров), “Динамо” (Санкт-Петербург), “Арктик” (Ухта) һәм СКСО (Екатеринбург) чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot