Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владислав Третьяк: “Билалетдинов - төгәл сакчы, ышанычлы солдат”
Россия Хоккей федерациясе президенты “Ак Барс” тренеры Зинәтулла Билалетдинов белән бергә җыелма команда өчен уйнауны искә төшерде.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). СССР җыелма командасының легендар капкачысы, өч тапкыр Олимпия чемпионы Владислав Третьяк, “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында Зинәтулла Билалетдинов белән бергә җыелма командада уйнау җайлы булуын белдерде.
“Ак Барс”ның баш тренеры Зинәтулла Билалетдинов узган сезонда КХЛның иң яхшы тренеры булып танылды.
“Миннән һәрвакыт сакчылардан Фетисов, Касатонов, Билалетдиновның кайсы белән уйнау ошады? - дип сорыйлар. - Миңа һәрвакыт ярдәм иткән, хаталарымнан арындырган сакчылар белән уйнау ошады. Зинәтулла – төгәл сакчы. Мисал өчен, Фетисов күп һөҗүм итә иде, әмма аның артыннан кемдер чистартып барырга тиеш иде. Я капкачы, я Макаров чистартып бара. Фетисов – бөек уенчы, күп гол кертә иде, андыйлар аз. Зинәтулла Билалетдинов Фетисов түгел: ул сакчы, үз эшен төгәл үти. Ул минем белән янәшә тора һәм хаталарымнан арындыра торган ышанычлы солдат булды. Безнең арада үзара элемтә җайлы иде. Ул молодец. “Владислав арттан күрмим, миңа әйт әле”, - дип сорый иде. Безнең элемтә яхшы иде, миңа аның белән уйнау күңелле булды”, - диде Третьяк.
Интервью 2 июньдә sntat.ru порталында чыкты. YouTubта “Татар-информ” каналында интервьюның видеосын карап була. “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз