news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владислав Даванков Смоленскида Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

Россия Президентына «Яңа кешеләр» партиясеннән кандидат Владислав Даванков Смоленск мәктәбендә 536 нчы участокта Россия Президентын сайлауда тавыш бирде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бүген мин туган шәһәрем Смоленскида, үзем укыган мәктәптә тавыш бирәм. Әле сайлауга барырга өлгермәгән барлык кешене килеп, Россия киләчәге өчен тавыш бирергә чакырам», – дигән ул.

Даванков Президентка дүрт кандидат арасыннан соңгысы булып тавыш бирде. Онлайн тәртиптә беренче көнне үз тавышын хәзерге Илбашы Владимир Путин бирде. Икенче көнне – ЛДПР дан кандидат Леонид Слуцкий, бүген иртәнге якта Мәскәүдәге участогына КПРФ вәкиле Николай Харитонов барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot