Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Зорин: Туган телләрне өйрәнү аша гына без бердәмлеккә ирешә алабыз
Профессор милләтара дуслыкны булдыруга сәнгать теленең ярдәме зур булуын әйтте.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе, сәясәт фәннәре докторы, профессор Владимир Зорин туган телләрне өйрәнү аша гына бердәмлеккә ирешергә мөмкин дип саный.
«Тел һәм гореф-гадәтләр — мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Шуның нигезендә без туган телләргә үсеш кертә алабыз», — диде ул Халыклар дуслыгы йортында узган «Халыкларның рухи бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә.
Аңа Россиянең төрле регионнарында булырга туры килгән. «Сәнгатькә килгәндә, иҗат булган җирдә сәясәт, эгоистик фикерләр юк дип әйтә алам. Картина аркылы рәссам үзенең тамашачысы белән әңгәмә кора. Сәнгать теле төрле халыкларның мәдәниятләренә бер-берсен танытырга, милләтара дуслыкны булдырырга ярдәм итә», — диде ул.
«Бүген тәкъдим ителгән картиналар коллекциясе яңа авангард юнәлешендә эшләнелгән. Россиядә Фәннәр Академиясенең беренче чыгарылышыннан башлап барлыгы 173 мең рәссам рейтингта бар. Әгәр дә һәр гаилә рәссамнарыбызның бер картинасын сатып алып, өйләренә элеп куйса, яшь буынны тәрбияли алыр идек, аннан соң рәссамнарыбызга да ярдәм булыр иде», — дигән тәкъдимен әйтте Владимир Зорин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз