news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Зорин: Россия дөньядагы иң күп милләтле ил түгел

Дөньядагы күп милләтле илләрнең берсе булуы белән мин килешәм. Әмма Җир йөзендә аннан да күбрәк милләтләр яши торган илләр бар, ди белгеч.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия халкы 277 телдә, сөйләмдә һәм диалектта сөйләшә. Шуларның 89ы өйрәнү һәм укыту телләре булып санала. Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе (ВГТРК) 63 телдә сөйли. Шул күрсәткеч буенча компания хәтта Гиннесның рекордлар китабына да кертелгән. Чагыштыру өчен, “Евроньюс” каналы 12 телдә тапшырулар алып бара.

“Бу безнең сәясәтчеләребезгә, аеруча  әле бу өлкәгә кереп баручыларга, Россия Федерациясе дөньяда иң күп милләтле ил, дияргә җирлек тудыра. Әмма, бу дөрес түгел”, – ди Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы президиумы әгъзасы, Россия Фәннәр Академиясенең этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин.

Бу хакта фикерләре һәм Россиядә яши торган милләтләргә бәйле мәгълүматларны ул журналистларга биргән мастер-класс вакытында җиткерде.

“Дөньядагы күп милләтле илләрнең берсе булуы белән мин дә килешәм. Әмма Җир йөзендә аннан да күбрәк милләтләр яши торган илләр бар. Мисал өчен, Һиндстанда – 250 милләт, Яңа Гвинеяда, Көньяк илләрендә – 200дән артык, хәтта 400дән артык милләт яши торган дәүләтләр бар. Безнең үзенчәлегебез исә, Рюриктан алып – Путинга кадәр, дәүләтебез күпмилләтле буларак яшәвендә. Икенче үзенчәлегебез – дәүләттә элита катламы булу. Милли билгеләр буенча элита беркайчан да эзәрлекләүләргә тарымаган”, – дип мисаллар китерде белгеч.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100