news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Жириновский иң беренче булып президентлыкка кандидат итеп теркәлде

ЛДПР лидеры хәзер сайлау фондын формалаштыра ала. Ул аңа агитация алып барырга һәм агитация материалларына түләргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда ЛДПР партиясенең вәкаләтле вәкилләрен теркәде һәм фирка лидеры Владимир Жириновскийга махсус сайлау счеты ачарга рөхсәт бирде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Жириновский беренчеләрдән булып үзен РФ Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтү турында документ тапшырды. Үзәк сайлау комиссиясе бүген аны кандидат сыйфатында раслау турында карар кабул итте.

ЛДПР лидеры хәзер сайлау фондын формалаштыра ала. Ул аңа агитация алып барырга һәм агитация материалларына түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шул рәвешле, Жириновский либерал-демократлар өчен алтынчы сайлау кампаниясенә кереште.

РФ Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак. Сайлау алды кампаниясе 18 декабрьдә башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100