Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пандемия чорында 20 табиб вафат булган
Ундүрт табиб үлеме буенча тикшерү төгәлләнгән.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда коронавирустан 20 табиб вафат булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, 14 табиб үлеме буенча тикшерү төгәлләнгән. Аларның бишесенең үлеме һөнәри эшчәнлек белән бәйле, тугызыныкы эш белән бәйле булмаган. Тагын алты медицина хезмәткәре үлеме буенча тикшерү үткәрелә.
Владимир Жаворонков республикада коронавирустан барлыгы 185 үлем очрагы теркәлгәнен әйтте. Аларның санын биш округка бүлеп күрсәтте.
«Үзәк округта 43,7 процент, төньяк-көнчыгыш округы (үзәге — Яр Чаллы) — 39 процент, Түбән Кама округы — 4 проценты, көньяк-көнчыгыш округ (үзәге — Әлмәт) — 8, 5 процент, Кама аръягы зонасы (үзәге — Чистай) — 4,8 процент», — диде министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз