Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Жаворонков коронавирустан вакцинациягә төп каршылыкларны атады
Бу минутларда Иҗтимагый палатада «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы уза.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирустан вакцинациягә каршылык булырдай төп сәбәпләрне атады.
Бу минутларда Иҗтимагый палатада «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы уза.
Владимир Жаворонков вакцинаның берәр компонентына сизгерлек булса, авыр аллергия реакцияләре булган кешеләргә, нинди дә булса йогышлы яки йогышсыз авырулар булса, хроник чирләр кискенләшсә, йөклеләргә, күкрәк сөте белән имезүчеләргә, 18 яшькә кадәр кешеләргә прививка ясалмавын әйтте.
Министр урынбасары республикада 100 прививка пункты булганын әйтте. «Безгә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Бүгенгә вакцинация интенсинвлыгы безне канәгатьләндерә», — дип белдерде Жаворонков.
Министр урынбасары вакцинациянең кешенең үз теләге белән уздырылуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз