news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Жаворонков: Чаллыда авыручылар күп булуы коронавирус белән генә бәйле түгел

Любовь Авдонина фикеренчә, Чаллыда өлкәннәр күпләп авыруы изоляция режимын үтәмәүләренә дә бәйле.

Владимир Жаворонков: Чаллыда авыручылар күп булуы коронавирус белән генә бәйле түгел
Солтан Исхаков

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллыда авыручылар күп булуы коронавирус инфекциясе белән генә бәйле түгел. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Хәзерге вакытта стационарлардагы пациентларны респиратор авырулар төркеменә берләштердек. 1 мең кеше арасында бактериаль һәм вируслы пневмонияләр белән авыручылар да, үтә көчле вируслы инфекцияләр дә бар», — диде ул һәм коронавирус кискен таралу сүзләрен кире какты.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, Чаллыда коронавирус белән авыру республика буенча уртача күрсәткечтән 11 процентка артык.

«Чаллыда 65 яшьтән олыраклар авыру күрсәткече югарырак булуы күзәтелә. Татарстанда ул 16 процент булса, Чаллыда 20 процент. Димәк, өлкәннәр үтәргә тиешле изоляция режимы тиешенчә сакланмый дигән сүз», — диде Авдонина. Санитар вазгыять бозылу халыкның үзеннән дә торуын искәртте. «Авырган кеше битлексез кибетләргә, башка җирләргә барса, вирус тарала дигән сүз», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot