news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Жаворонков: Аутоиммун чире булганнар өчен ковид бик куркыныч

Владимир Жаворонков әйтүенчә, консультант буларак кына булышырга теләгән теләсә кайсы табибның, кайсыдыр очракта вакцинация ярамый, дигән сүзләренә ышанырга ярамый.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аутоиммун авыруы булган кешеләр коронавирус белән авырса, нәтиҗәләре бик куркыныч булырга мөмкин.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков кисәтте. «Әгәр аутоиммун чире булган кеше вакцинацияләнмәгән булса, ковид җиңел генә узар дип әйтеп булмый», — диде.

Владимир Жаворонков әйтүенчә, консультант буларак кына булышырга теләгән теләсә кайсы табибның, кайсыдыр очракта вакцинация ярамый, дигән сүзләренә ышанырга ярамый. «Медотвод амбулаторийда гына бирелә, кайчак искәрмә очракларда бары тик өч кешелек табиб комиссиясе прививка ярамавы турында карар кабул итә. Консультантка гына тыянып булмый». — дип белдерде.

Аның сүзләренчә, табиблар бар кешегә дә прививка ясатып бетерү бурычын күздә тотмый. Нигезле булганда, чыннан да табиблар вакцинация кирәкми дип әйтә, ди ул. «Медотвод бар икән — бар, юк икән — юк», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot