news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Жаворонков: 250 меңләп кеше ковидтан ревакцинация узмаган

1 июльгә 386 мең кеше прививка ясаткан булган, шуларның 134 мең 326 сы гына кабаттан вакцинацияне узган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 250 меңләп кеше ковидтан ревакцинация узмаган. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков июльдә икенче прививкасын ясаткан кешеләрнең кабаттан вакцинация узу вакыты килеп җиткәнен искәртте.

«Киләсе ел ревакцинация елы булачак. 1 июльгә 386 мең кеше прививка ясаткан булган, шуларның 134 мең 326 сы гына кабаттан вакцинацияне узган, калган 250 меңгә якын кеше ревакцинациягә ашыкмый. Шул кешеләр белән сөйләшергә, кабаттан вакцинациягә чакырырга кирәк», — диде Владимир Жаворонков Хөкүмәт йортында брифингта.

«Ревакцинация — җитди этап. QR код бер ел гамәлдә, күпләр прививка бер ел саклый дип уйлый, ләкин прививка вирустан ярты ел гына саклый. Кеше прививка ясаткач, ярты елдан кабат киләчәген уйларга тиеш», — дип җөпләде Жаворонков сүзләрен ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100