news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Желонкин «Абилимпикс» чемпионатында катнашучылар белән аралашты

Владимир Желонкин «Абилимпикс» чемпионатында катнашучылар белән аралашты
Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Бүген махсус операция катнашучылары һәм ветераннары арасында һөнәри осталык буенча Казан вертолет заводының җитештерү-укыту үзәге базасында уза торган «Абилимпикс» чемпионаты мәйданчыкларында дәрәҗәле кунаклар булды. Алар ярышларда катнашучылар һәм экспертлар белән аралашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

Мәртәбәле кунаклар арасында Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин да бар иде.

Чемпионатның тантаналы ачылышы Казанда кичә булды, ә бүген ярышлар уза. Катнашучылар иртә таңнан уку үзәгендә, инструктаж узган. Төрле дисциплиналар буенча дәресләр күнекмәләр комплексының ике катында да уза.

Алдарак «Татар-информ» махсус операция катнашучылары һәм ветераннары өчен «Абилимпикс» чемпионаты турында язган иде. Илнең 81 төбәгеннән 259 кеше чемпионатта катнашу өчен Казанга җыелды. Аларга 75 белгеч, шул исәптән юнәлешләр буенча 15 эксперт бәя бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot