news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Жаворонков Казанда төзеләчәк медицина оешмаларын әйтте

Дәрвишләр бистәсендә балалар сырхауханәсе төзелә башлый. “Салават күпере” микрорайонында травматология үзәге, хатын-кызлар консультациясе һәм ашыгыч ярдәм станциясе белән сырхауханә төзелеше ниятләнә.

Казанда быел күп кенә сәламәтлек саклау объектлары төзеләчәк.

«Якын киләчәктә “Салават күпере» торак комплексында 4 нче балалар сырхауханәсе филиалын ачуны планлаштырабыз. Шулай ук, быел “Спорт станциясе”, “Кояшлы шәһәр” комплексларында балалар сырхауханәләре филиаллары ачылышы көтелә», - диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков коллегия утырышында.

Дәрвишләр бистәсендә балалар сырхауханәсе төзелә башлый. “Салават күпере” микрорайонында травматология үзәге, хатын-кызлар консультациясе һәм ашыгыч ярдәм станциясе белән сырхауханә төзелеше ниятләнә.

Тиздән Константиновка бистәсендә приививкалар ясату һәм анализлар бирү мөмкинлеге белән педиатр кабинеты, гомуми практика табибы офисы ачылачак. Шулай ук, “Весна” торак комплексында балалар һәм олылар сырхауханәләре төзеләчәк.

«7 нче шәһәр хастаханәсе каршында яңа перинаталь үзәк төзелә башлаган. Гаврилов урамында 480 урынлык балалар шәһәр хастаханәсен проектлау эше башланган», – диде шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы. 

Яңа медицина оешмалары төзелеп килсә дә, Владимир Жаворонков сүзләренчә, Казанга тагын өч хастаханә һәм амбулатор ярдәм өчен тугыз учреждение кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100