news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир янындагы автобус һәм поезд катнашындагы юл һәлакәте корбаннары 17гә җитте

Авариядә зыян күргән бер ир бала хастаханәдә вафат булган.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Владимир өлкәсендә бүген иртән килеп чыккан автобус һәм поезд катнашындагы юл һәлакәте корбаннары 17гә җиткән. Төбәкнең вице-губернаторы Александр Лобаков ТАСС агентлыгына хәбәр иткәнчә, һәлакәттә зыян күргән бер бала хастаханәдә вафат булган.

"Малай хастаханәдә вафат булды. Аңа операция ясадылар, әмма, кызганычка каршы, хәле бик авыр иде", – диде агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез, Владимир өлкәсе Покров станциясе районындагы һәлакәт бүген иртән булган иде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100