Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Якунин Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале проектына бәйле вазгыятьне шәрехләде
Горький тимер юллары (ГЖД) башлыгы сүзләренчә, 2018 елга дөнья чемпионатына кадәр проектны тормышка ашыру - мөмкин хәл
(Мәскәү, 10 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале проектына бәйле вазгыятьне шәрехләде. Россия тимер юл монополиясе башлыгы бу хакта "Россия тимер юллары" ААҖ тарафыннани оештырылган төбәк журналистларының II съездында белдерде.
Югары тизлекле магистраль проекты турында сөйләгәндә, Владимир Якунин аны төзү буенча карарны әзерлек буенча эшләр графигы планы нигезендә, Россия тимер юллары үз өсләренә алган барлык бурычларны да үтәде, дип белдерде. Компания РФ Хөкүмәтенә тулы документлар пакетын тапшырган. "Кызганычка каршы, билгеле бурычлары булган бөтен дәүләт ведомстволары буенча да шуны ук әйтә алмыйм: алар үз бурычларын үтәмәде", - дип билгеләп үтте "Россия тимер юллары" ААҖ президенты.
"Бүгенге көндә бездә сыналган, килештерелгән бизнес-план бар, аңардан күренгәнчә, перспективада Екатеринбургка кадәр дәвам итеп, Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле магистраль төзүгә инвестицияләр, дәүләт инвестицияләре күзлегеннән, 15 ел эчендә үзен аклаячак. Инфраструктураны дәүләт финанслау күзлегеннән бу коммерцияле үз-үзен аклау вакыты.
Югары тизлекле магистраль линияләре сузылган территорияләрдә 25 миллион кеше яши. Ягъни, без пассажирлар потенциалын күрәбез. Тагын бу безнең сәнәгать һәм икътисад үсешен стимуллаштырачак", - дип җавап бирде В.Якунин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе соравына җавабында.
Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален төзү срокларына килгәндә исә, В.Якунин сүзләренчә, бар да РФ Хөкүмәтенең карар кабул итүенә бәйле. Әгәр тиешле карар кабул ителгән очракта, 2018 елга футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр проектны тормышка ашыру - мөмкин хәл, дип саный Россия тимер юллары башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз