Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Вдовиченков һәм Миләүшә Айтуганова катнашкан “Байгал” фильмының тизеры чыкты
Фильмның режиссеры - Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда “Байгал” яңа уен фильмы буенча эш төгәлләнеп килә. Фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров социаль челтәрләргә “Байгал”ның беренче тизерын урнаштырган.
“Зур эш башкарылды - монтаж, тавыш яздыру, оркестрны яздыру. Алда төс коррекциясе, графика, тавыш көйләү тора. Болары Мәскәүдә эшләнәчәк”, - дип яза режиссер. Көзгә премьера булыр дип өметләнә Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.
Искәртеп узабыз, “Байгал” – детектив һәм драма элементлары булган мелодрама. Фильмда Владимир Вдовиченков катнаша. Төп рольләрнең берсен яңарак кына “Татаркино” оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнгән Миләүшә Айтуганова башкара. Ул фильмның продюсеры да. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев.
“Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз