news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Вавилов: Уфада Татарстан үрнәге буенча хоспис төзиләр

Уфада Татарстан үрнәгенә ияреп, олылар һәм балалар өчен бүлекләр бер түбә астында берләштерелгән хоспис төзиләр. Бу хакта Иҗтимагый палатада узган очрашуда лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм буенча Анжела Вавилова исемендәге Республика иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов әйтте.

«Уфада да хоспис төзиләр, без консультация бирәбез, ярдәм итәбез», - диде.

«Кызганыч, елдан ел безнең ярдәмгә мохтаҗлар арта бара – балалар да, олылар да. Шуңа күрә хәзер икенче стационар төзелеше бара. Ләкин анда гына туктап калмыйбыз, киләчәк планнарда – Әлмәт һәм Чаллы. Бер пациент та игътибарсыз калмасын өчен, анда кимендә 20 урынлык стационар-хоспислар кирәк», - диде Владимир Вавилов.

Татарстан паллиатив ярдәмне үстерүдә башка төбәкләр өчен үрнәк булуын Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева да билгеләп узды. «Республикада хосписның яңа корпусын төзү буенча зур эш башкарыла», - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot