news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Вавилов: Казанда икенче хоспис төзелеше бу язда башланачак

Татарстан башкаласында яңа хоспис территориясендә мәчет һәм чиркәү төзү планлаштырыла.

Владимир Вавилов: Казанда икенче хоспис төзелеше бу язда башланачак
архив / Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанда икенче өлкәннәр хосписы төзелеше бу язда башланачак. Яңа бина өч ел эчендә сафка басар дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га беренче Казан хосписына нигез салучы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр итте.

"Хәзер мин Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан безгә төзелеш өчен җир тапшыру турындагы документларны көтәм, аннан башка төзелеш эшләрен башлап җибәрә алмыйм. Татарстан Президенты ярдәме белән без бу участокны безгә бушлай бирүгә ирештек. Без барлык документларны тутырдык инде, әмма кайбер бюрократик процедуралар бар”, – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренә караганда, 100 мең кешегә, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы бәяләмәсе нигезендә, хосписларда кимендә ун ятак булдыру кирәк. Хәзерге вакытта республикада 17 бала һәм 18 өлкән кешегә паллиатив ярдәм күрсәтү өчен 35 койка исәпләнә. Яңа хоспис Оренбург тракты һәм Бертуган Батталовлар урамы киселешендә, “Порт” сәүдә комплексы артында барлыкка киләчәк.

"Мин чиркәү һәм мәчет төзим, якын-тирә йортлардан килгән кешеләр, пациентлар һәм аларның туганнары гыйбадәт кыла алсын өчен алар. Бинаның икенче катында туганнары өчен кунакханә урнашачак. Хоспис 60 урынга исәпләнгән: 30 ятак хоспис булачак, һәм 30ы хезмәт күрсәтү өчен”, – дип билгеләде Вавилов.

Ул шулай ук беренче этапта төзелеш урынын койма белән әйләндереп алу, КПП урнаштыру, коммуникацияләр урнаштыру, мәйданчыкны тигезләү планлаштырылуын аңлатты. Проект үсешенә чит ил хезмәттәшләре кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. "Мин меморандум әзерләдем, французлар, рус "Кызыл Хач" һәм "Рус йорты" җитәкчеләре белән очраштым. Алар безгә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәк. Проект-смета документлары һәм экспертизага бер ел китәчәк”, - дип йомгаклады Вавилов.

“Татар-информ” элек Казанның Идел буе районында хоспис төзү өчен 2 гектар мәйдан бүленүен хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100