news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Васильев музыкаль әкиятен «Тантана» премиясенә тәкъдим итәргә тели

Филармониянең әдәби-музыкаль лекториесе «Бремен музыкантлары» музыкаль спектаклен чыгарды.

Владимир Васильев музыкаль әкиятен «Тантана» премиясенә тәкъдим итәргә тели
Владимир Васильев

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Филармониянең әдәби-музыкаль лекториесенең сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев яңе ел алдыннан чыгарылган «Бремен музыкантлары» музыкаль спектаклен «Тантана» премиясенә тәкъдим итәргә тели. Бу хакта ул спектакль премьерасыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Яңа ел спектакльләре дигәндә, ни өчендер театрларны гына күздә тоталар. Безнең лекторий бишенче ел балалар спектакльләре чыгара. Репертуарда «Буратино» һәм «Нехочуха» әкиятләре дә бар. Алар яңа ел каникуллары көнендә зур аншлаг белән күрсәтелә», - ди Владимир Васильев.

Режиссер быелгы спектаклен «Тантана» республика театр премиясенә тәкъдим итү турында уйлана. «Беренче елны уңайсызландым. Икенче спектакльне – «Нехочуха»ны куйгач, конкурска катнашу мөмкинлеге турында сораштым. Миңа аның бары тик театр премиясе булуын һәм театрлар гына катнашуын әйттеләр», - ди ул.

«Без дә театр эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез һәм эшебезне белгечләрдән бәяләтәсебез килә. Конкурсларда катнашу иҗат коллективлары өчен бик кирәк ул. Үткән ел “Сфорцандо” оркестры да катнашты һәм җиңде. Быел уңайсызланып тормыйча, кандидатурабызны тәкъдим итәчәкмен. Эш җиңүдә дә түгел, катнашуда», - ди Владимир Васильев.

«Бремен музыкантлары» музыкаль спектакле кышкы каникул көннәрендә унике тапкыр Казанда, сигез тапкыр Чаллыда күрсәтеләчәк. Тукай исемендәге Татар дәүләт фидармониясе дә үзенең Яңа ел тамашалары сезонын әлеге спектакль белән төгәлли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100