news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Васильев Җиңү көне хөрмәтенә авылдашларына концерт биргән

Зәй районының Поповка авылында филармония артистлары түләүсез концерт куйган.

Владимир Васильев Җиңү көне хөрмәтенә авылдашларына концерт биргән
Владимир Васильев

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев Зәй районының Поповка авылында Бөек Җиңү көненә багышланган концерт биргән. “Бу концерт – минем өчен бик әһәмиятле вакыйга. Поповка – әти-әниемнең туган авылы. Минем ике бабам да - Васильев Евстафий Григорьевич һәм Глухов Владимир Григорьевич шушы авылдан фронтка киткәннәр. Ни кызганыч, алар икесе дә әйләнеп кайта алмаган”, - ди Владимир Васильев.

Концертта Владимир Васильевның хезмәттәшләре – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары - Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова, Любовь Добрынина, Айтуган Валмөхәммәтов, Дмитрий Босов, скрипкачы Дарья Леванова, виолончелист Ильяс Камалов, концертмейстер –Татарстанның атказанган артисты Роман Чуйнов һәм музыка белгече Алсу Мөлекова катнашкан.

Концертта сугыш елларындагы иң популяр җырлар яңгыраган.

Концертка теләгән һәркем түләүсез керә алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100