Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Васильев: Җиңүле 1945 елда оешкан коллективыбыз 80 ел яши
Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие үзенең 80 еллык юбилеен классик концерт белән билгеләп үтте.
Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие үзенең 80 еллык юбилеен классик концерт белән билгеләп үтте.
«80 ел эчендә безнең лекторийда 300дән артык кеше эшләгән. Бездә эшләгән һәр артистның тормыш һәм иҗат юлы китаплар язарлык», – диде Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең лекторий бүлегенең сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев әлеге концерт алдыннан.

«Хәерле кич, классик музыка сөючеләр – ничәмә ничә еллар без үз концертларыбызны шушы сүзләр белән башлап җибәрәбез. Күз алдына китерегез: безнең җиңүле 1945 елда оешкан коллективыбыз 80 ел яши. Без тамашачы белән Казанда да, районнарда да, Россия шәһәрләрендә дә, хәтта чит илләрдә очрашып торабыз. Без кайда гына барсак та рус, чит ил һәм, әлбәттә, милли әсәрләрне башкарабыз. Бу – музыка һәм поэзия», – диде ул чыгышында.
Владимир Васильев быелгы юбилей сезонында лекторийның бу залда 10 абонемент уздырачагын хәбәр итте. «Димәк, биредә безнең коллектив төрледән-төрле 30 программа белән чыгыш ясаячак дигән сүз. Болар – классик музыка: барокко, классицизм, романтизм. Чайковский, Свиридов, Пахмутова, Бабаджанян, Сәйдәшев, Яхин әсәрләре, башка татар композиторлары көйләре», дип дәвам итте.
Лекторий соңгы елларда операларны концерт башкаруында чыгара башлады – даими тамашачыбыз моны белә. Быел коллектив «Борис Годунов» операсының концертта башкарылуын әзерли. «Шулай итеп, моңарчы Опера театры гына башкарган әсәргә алынырга җөръәт иттек. Чөнки безнең коллективта моны булдыра алырлык талантлы артистлар эшли», - диде бүлекнең сәнгать җитәкчесе.
Ул лекторийда хезмәт куйган вокалистлар, музыкантлар һәм нәфис сүз осталарының үз эшләренең профессионаллары булуына басым ясады. 80 ел эчендә безнең лекторийда 300дән артык кеше эшләвен искәртеп, аларның һәрберсенең тормыш һәм иҗат юлы китаплар язарга мөмкин булуын әйтте.

Владимир Васильевның лекторий тарихына кагылышлы чыгышын Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов дәвам итте. «Әдәби-музыкаль лекторийның нигезендә Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин безнең музыканың корифейлары, Әзәл Яһудин, Айрат Арсланов, Фәйзи Йосыпов кебек нәфис сүз осталары торган. Минем дә беренче гастрольләрем шушы лекторий белән булды – без авылларда йөрдек», – дип сөйләде ул.
Айдар Фәйзрахманов Эмиль Җәләлетдинов, Наҗия Теркулова кебек җырчыларның җигүле атларга утырып гастрольләргә йөрүләрен искәртеп, моның инде тарих булуын ассызыклады. «Бу тарихка инде 80 ел», дип фикерен йомгаклады һәм ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән артистларга күкрәк билгесе, Почет грамоталары тапшырды.

Концерт программасына лекторий артистлары чыгышларыннан тыш, Татар дәүләт филармониясе коллективларының һәм лекторий дусларының котлау чыгышлары кертелгән иде.
Концертта лекторий артистлары һәм лекторий белән хезмәттәшлек иткән артистлардан Георгий Ибушев, Оксана Шәйдуллина, Дмитрий Босов, Тимур Сабиров, Гулнара Байназарова, Рөстәм Маликов, Рөстәм Абязов, Маргарита Спецлоз, Ригина Вәлиева һәм башкалар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз