news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Васильев 45 яшьлек юбилей кичәсендә: Балачактан ук җырчы булырмын дип хыялландым

Владимир Васильев 45 яшьлек юбилей кичәсендә: Балачактан ук җырчы булырмын дип хыялландым
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе сәнгать җитәкчесе Владимир Васильевның «Җырланмаган әле безнең җыр» дип исемләнгән юбилей кичәсе булды.

«Сез - якты, иҗади шәхес. Бу юлдан беркайчан да тайпылмавыгызны телим. Кичә дә «Җырланмаган әле безнең җыр» дип атала. Бу җыр әле күп еллар җырланмасын. Исәнлек-саулык телим», - диде «Ак барс холдинг» компаниясе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров исеменнән чыгыш ясаган Ринат Хөснетдинов.

Владимир Васильев Чаллыда туган, әти-әнисе – Зәй районы Поповка авылыннан. «Алар анда гаилә корып, 1973 елда Чаллыга күченгәннәр. Биш елдан соң мин туганмын. Мин туганда аларга 38 яшь була. 38 яшьтә минем инде мәктәпкә йөри торган ике улым бар иде. Әти-әнием – иң якын кешеләрем. Әти-әниләр олыгайды, элек концертларыма йөрсәләр, хәзерге вакытта өйдә генә торалар. Аларны мин үлеп яратам», - диде ул.

«Балачактан ук җырчы булырмын, балаларым да җырчы булыр дип уйладым. Олы улым, Аллаһка шөкер, минем юлымнан китте: Александр күп кенә Бөтенроссия конкурслар лауреаты», - дип таныштырды улы белән.

Җырчы туган телен саклап калу юллары турында уйланганын әйтте. «Шигырьләр укып, җырлар җырлап, өйдә сөйләшеп кенә саклап калып була. Мин үзем 13 яшьтә өйдә татарча сөйләшә башладым. Әти-әниләргә кунаклар килә иде, шулвакыт мин дә сүзгә кушылып алдым. Бер апа әнигә: «Карале, ничек татарча матур сөйләшә бу», - диде. Ә мин бер-ике сүз генә белә идем. Шуннан соң телне өйрәнергә кирәклеген аңладым», - диде Владимир Васильев.

Беренче белемем буенча ул – тарихчы. «1996 елда Поповка авылы тарихын яздым. «Моя семья» китабын 20 елдан артык яздым, әле дә дәвам итәм әле мин аны. Китапта биш мең туганнарымның исеме бар. 11нче буынга кадәр – 1690 елга кадәр туганнарымның исеме теркәлгән. Өченче китабым – «Филармонический музыкально-литературный лекторий», - диде җырчы.

«Горурлык хисләре кичерәм. Владимир Васильев – искиткеч талант иясе. Сездәге сыман үзенчәлекле матур тавыш Зәйдә бүтән юктыр. Нинди генә бәйрәм булуына карамастан, мәртәбәле кунагыбыз – Сез. Мин Сезнең сәхнәгә аяк баскан вакытларны хәтерлим. Питрау бәйрәмендә әбиләрнең: «Васильев та килгән бит, үзен чакыр, сөйләшеп алыйк әле», - дип, рәхәтләнеп әңгәмә корып, сөйләшүләр әле дә хәтердә. Зәйлеләр, районыбыз башлыгы Разиф Кәримов исеменнән иҗат чишмәгезнең саекмавын телим», - диде Зәй муниципаль районы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Владимир Васильев белән 20 ел элек танышуын әйтте. «Безнең лекторий бүлегенең план үтәгәне булмады. Володя килгәч, ике еллык нормаларны үти башладык. Мин аның хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгына шаккаттым. Ул режиссер да, берничә китап авторы да. Спектакльләрне үзе куя, сценарийларны үзе яза. Карап торасың да, ничек өлгерә икән бу, дисең. Аңа Татарстанның халык исеме дигән исем бирелде, ул бу исемгә күптәннән лаек булган шәхес», - диде ул.

«Игътибар иткәнсездер, ул барысын да математик төгәллек белән эшли. Володяның уңышларын күреп шатланам. Аның шулкадәр итәгатьле булуын тавышыннан сизеп була. Рәхәт егет ул. Гаиләсенә тигезлек телим. Малайларын ишетеп белә идем, җырлаганнарын читтән тыңлаганым бар иде. Хәзер инде олы улы Сашага баянда уйнау бәхете дә булды. Алдагы көндә дә Володя кебек таланлы җырчыларны күрергә насыйп булсын иде», - диде баянчы, композитор Геннадий Максимов.

Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова җырчыга Рәхмәт хатын һәм фольклор материалларын бүләк итте. «Талант күпьяклы була, диләр. Володя – җырчы, тарихчы, өч китап авторы. Ул зур талант иясе. Бас – бик сирәк тавыш, дефицит. Театрларда бас тавышлы вокалистларны чит шәһәрләрдән чакырталар. Татарстанда үзебезнең басыбыз бар. Бу кичәне әзерләү шулкадәр җиңел булды, чөнки ул сценариен да үзе язды, режиссеры да булды, программасын да төзеде. Ул аны бик профессиональ дәрәҗәдә эшләде», - диде ул.

Кичәнең алып баручысы Марина Казакова әйтүенчә, Владимир Васильев беренче музыкаль белемен баян классы буенча Балалар сәнгать мәктәбендә, ә аннары педагогия колледжында ала.

«2000 елда ул Казанга күчеп килә һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Анда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Юрий Борисенко җитәкчелегендә вокал сәнгатенә өйрәнә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, җырчы Мәскәү консерваториясендә профессор Важа Чачавов классында, ә аннары Венада СССРның халык артисты, Зур театр солисты, профессор Евгений Нестеренкода стажировка үтә», - диде ул.

  • Юбилей концертында Владимир Васильев башкаруында 20 ел эчендә яңгыраган иң яхшы җырларын яңгыратты. Пианинода Мария Черных уйнады. Ел саен 2004 елдан башлап Филармония сәхнәсендә җырчы классик опера сәнгатен, рус, чит ил һәм татар романсларын, халык җырларын, Совет композиторлары җырларын һәм башка бик күп төрле программалар тәкъдим итә. 2006 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет труппасына чакырыла. 2013 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясен җитәкли.
  • Владимир Васильев күп кенә Бөтенроссия һәм халыкара вокал конкурслары лауреаты. Бу – Салих Сәйдәшев, Георгий Свиридов, Рөстәм Яхин исемендәге конкурслар. Михаил Глинка исемендәге XXI халыкара вокалистлар конкурсы, 2015 елда опера җырчысы, СССРның халык артисты Ирина Архипова кулыннан беренче премия һәм иң яхшы бас номинациясендә махсус бүләк ала.
Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100