news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Соловьев: “Кешеләр үз илебездә эшләнгән товарга йөз белән борылырга тиеш”

Татарстанда җиңел сәнәгать тармагы гомуми икътисад кырында зур булмаган өлешне алып тора. Ул барлык сәнәгать продукциясенең 0,37 процентын тәшкил итә

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең Бизнес үзәгендә “Россия Федерациясе базарын үз товар җитештерүчеләребез товарлары белән тәэмин итү һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренә эшче урыннарын булдыруда дәүләт ярдәме турында” дип аталган бизнес форум башланды. Анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев катнашып, республика җиңел сәнәгать тармагының торышы белән таныштырды.
В.Соловьев сүзләренчә, республикада җиңел сәнәгать тармагы гомуми икътисад кырында зур булмаган өлешне алып тора. Ул барлык сәнәгать продукциясенең 0,37 процентын тәшкил итә. 2008 елда җиңел сәнәгатьтә җитештерү кимегән. Текстиль һәм тегү сәнәгатендә җитештерү индексы 85,9 процент булган, 2,47 млрд. сумлык товар җибәрелгән. Тире, тиредән эшләнмәләр һәм аяк киеме җитештерүдә индекс 96,4 процент булып, 0,97 млрд. сумлык товар җитештерелгән.
Икътисади кризис бу өлкәгә нык йогынты ясаган. Чөнки җиңел сәнәгать продукциясе беренче кирәк-яракка керми. Инфляция үсә барганда, илдәге эшсезлек шартларында җиңел сәнәгать продукциясенә ихтыяҗ кими. 2009 елның 2 аенда җиңел сәнәгать өлкәсен караган уртача һәм зур предприятиеләрдә продукция эшләп чыгару кимегән. Бу чын мехтан пәлтәләр һәм тиредән аяк киеме тегүдә чагылыш тапкан.
Владимир Соловьев бу нисбәттән: “Без җитештерүне оптимальләштерү өчен чаралар күрәбез. Без базарда үз урыныбызны табарга тиеш. Бүгенге көндә җиңел сәнәгатьтә бер эш урыны 57 мең сум тора. Авыр сәнәгатьтә исә бу күрсәткеч 3-5 миллион сумга җитә. Болар барысы да ваклап сату базары тарафыннан билгеләнә”, - диде.
Министр урынбасары аңлатып үткәнчә, республикада җиңел сәнәгать товарларының эчке әйләнеше 260 млн. сумга җитә. “Безгә бу базарда кемнең эшләсә дә барыбер түгел. Кешеләр үз илебездә эшләнгән товарга йөз белән борылырга тиеш”, - ди В.Соловьев.
Владимир Соловьев хәбәр иткәнчә, узган елда икътисадка 268 млрд. сум, шул исәптән җиңел сәнәгатькә 1,8 млрд. сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. Бу үз чиратында товар эшләп чыгаруны арттырырга мөмкинлек биргән. В.Соловьев сүзләренчә, халыкта җирле товарларга карата кызыксыну бар. Шул ук вакытта урыннардагы җитештерүчеләрнең продукциясен күпләп сатып алуга игътибар җитеп бетми.
В.Соловьев бу нисбәттән өлкәнең яклауга мохтаҗ икәнлеген ассызыклап үтте. Яклау алымнары җиңел сәнәгать предприятиеләрен товарлар белән тәэмин итү өчен оештырылган конкурсларда, тендерларда (дәүләт заказы) катнаштыруда чагылыш таба. Хәзерге вакытта “Татнефть”, “Казаноргсинтез”, “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыятьләре, кече нефть компанияләре җиңел сәнәгать предприятиеләре белән тотрыклы хезмәттәшлек итә. Сәнәгать предприятиеләренең үзебездә эшләүче ширкәтләргә махсус аяк киемнәре һәм махсус өс киемнәре өчен заказ бирүе җиңел сәнәгать продукциясен җитештерүне елга 360 млн. сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк дип санала. 2008 елда бу күрсәткеч 161,5 млн. сум булган.
Рәсми мәгълүматларга караганда, күп кенә предприятиеләрнең аукционнарда катнашу өчен заявкаларны финанслар белән ныгытырга хәленнән килми. В.Соловьев сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына – дәүләт яки муниципаль контракт төзүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, 2008 елның 10 февраленнән “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” дәүләт коммерцияле булмаган оешмасының револьвер фонды” программасы эшләп килә. Аның нигезендә, алда санап үтелгән предприятиеләргә ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре электрон торгларда катнашу мөмкинлеген дә алды. Бүгенге көндә шундый 11 предприятие электрон мәйданда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot