Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Швецов: “Мәгълүмати-коммунакацион технологияләренең әһәмияте арта бара”
Владимир Швецов: “Мәгълүмати-коммунакацион технологияләренең әһәмияте арта бара”
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә мәгълүмати системалар үзләштерү хисабына ТР транспорт комплексы белән идарә итү системаларын камилләштерү турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
В.Швецов үз чыгышында билгеләп узганча, бүгенге көндә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм хезмәтләрнең әһәмияте арта бара дип билгеләп узды. Әйтик, Татарстанда транспорт комплексы өчен билгеләнгән технологик алымнар һәм мәгълүмати-идарә итүче системалар үсеш алган. Әлеге системаларның үсеше Татарстан транспорт комплексы үсеше һәм эшләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның бер системасы механизмына әверелергә тиеш, ул тармак министрлыгы тарафыннан этаплап башкарылачак.
Бүгенге көндә ТР транспорт комплексы үсеше стратегиясе эшләнгән һәм расланган, ул 2006 елдан 2040 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Стратегия кысаларында “2006-2010 елларга Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерү” Программасы эшләнгән. Әлеге документлар республика транспорт комплексын мәгълүматлаштыру өлкәсендә торган максат һәм бурычларны билгели, дип ассызыклады В.Швецов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз