news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Штейнман: “Симха” уйдырмаларга карамастан яшәвен дәвам итә”

19 октябрьдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Симха” ансамбленең 20 еллыгына багышланган зур концерт була

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә “Татар-информ” агентлыгында “Симха” клезмер ансамбле вәкилләре белән онлайн режимында видеоконференция булды.
Сәнгать җитәкчесе, Михоэлс исемендәге халыкара конкурс лауреаты Эдуард Туманский һәм музыкант Владимир Штейнман коллективның планнары һәм 19 октябрьдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Симха” ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей концерты турында сөйләделәр.
Фикер алышу башлангач та, Владимир Штейнман “Симха” уйдырмаларга карамастан яшәвен дәвам итә, дип белдерде. “Безнең ансамбльнең таркалуы турындагы имеш-мимешләр берникадәр күпертелгән”, - дип шаярды ул.
Артистлар сүзләренчә, ансамбль концертына килүчеләр ансамбльнең 20 ел эшләве чорындагы музыкаларын ишетәчәк. “Без программада нәрсә калдыру һәм нәрсәне алу турында озак бәхәсләштек, шуңа күрә алтын урталыкны сайлап алдык, диде Эдуард Туманский.
“Бу хитлар булачак. Нигездә клезмер музыкасы тәкъдим ителәчәк, әмма “Симха-джаз” өлеше дә булачак”, - дип өстәде Владимир Штейнман.
Сюрприз сыйфатында бер классик әсәр дә башкарылачак. Коллектив әгъзалары шулай ук “Симха” ансамбленең оештыручысы Леонид Сонце язган әсәрләрне дә уйнарга вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100