news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Шаинский белән Америкада хушлашалар

Мәскәүдә композитор белән хушлашу вакыты әле билгеле түгел, чөнки барлык тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерү процедурасы бара.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Композитор Владимир Шаинский белән хушлашу кичәсе музыкантның АКШта яшәүче якыннары, танышлары, аның иҗатына баш иючеләр өчен 12 гыйнварда узачак. Музыкантның хатыны Светлана Шаинская ТАСС агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Хушлашу кичәсе җомга көнне Сан-Диегодагы Crown Dance музыка студиясендә узачак», - диде ул. Кичәгә композиторның туганнары, якыннары һәм танышлары җыелачак.

Светлана Шаинская әйтүенчә, Мәскәүдә композитор белән хушлашу вакыты әле билгеле түгел, чөнки барлык тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерү процедурасы бара. Шаинский гаиләсе композиторның мәетен яндырырга карар кылмаганлыктан, Мәскәүгә очу өстәмә процедуралар үткәрүне һәм күпсанлы документлар рәсмиләштерүне таләп итә.

Шунысын да искәртик: Шаинский Сан-Диего хастаханәсенә хәле начарайганнан соң 2017 елның 15 декабрендә китерелә һәм аңына килә алмыйча, 25 декабрь төнендә 93нче яшендә вафат була.

Владимир Шаинский — РСФСРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Ул нәфис һәм мультипликацион фильмнар өчен язылган күпсанлы популяр җырлар авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot