news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир шәһәренә Татар мәдәнияте көненә Татарстаннан шагыйрьләр һәм артистлар килә

Владимир өлкәсе "Бәхет" татар мәдәнияте үзәге Татарстан сәнгатькәрләре катнашында "Татар чәе кичәсе" дә үткәрәчәк.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген, 8 декабрьдә, Владимир шәһәрендә Татар мәдәнияте көне узачак. Владимирның “Бәхет” татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Мөкатдәс Мортазин хәбәр иткәнчә, әдәби-музыкаль кичә өлкә фәнни китапханәсендә Татарстан сәнгатькәрләре катнашында үтәчәк.

Татар мәдәниятенә багышланган программа Владимир өлкәсе хакимияте ярдәмендә, китапханәнең “Ачык тәрәзәләр” Милли мәдәниятләр марафоны кысаларында оештырыла. Бәйрәмгә Татарстаннан чакырылган кунаклар арасында Г.Тукай премиясе лауреатлары – шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Г.Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева бар. Әлеге программа владимирлыларны татар мәдәнияте белән таныштырачак.

 “Татарстан ярдәменә ихтыяҗ зур”

“Владимир өлкәсендә 7,5 мең татар кешесе гомер кичерә. Без Татарстаннан, башка төбәкләрдән татар сәнгатькәрләрен чакырып, шулай елга берничә тапкыр зур мәдәни чаралар оештырабыз”, - дип сөйләде Мөкатдәс Мортазин. 

Мәсәлән, инде өлкә күләмендә Татар мәдәнияте көннәре фестивале быел җиденче тапкыр үткәрелгән. Фестивальнең берничә көнлек программасында шәһәрнең филармония, Мәдәният йортлары сәхнәләрендә, китапханәләрдә татар җыр-биюләре, татарча спектакль, милли аш-сулар, танылган шәхесләр белән иҗади очрашулар тәкъдим ителә. 

“Ел саен Татар мәдәнияте көннәре фестиваленә шәһәребезгә артистлар, музыкантлар, театр әһелләре килә, алар чыгышлар ясаудан тыш, мастер-класслар да бирә. Әйтик, күренекле җырчы Миңгол Галиев вокал дәресе бирде, Казан дәүләт мәдәният институтының театр иҗаты кафедрасы доценты Раушан Шәрипов үзешчән артистларыбыз белән спектакль куйды, Казанның “Риваять” ансамбленнән Руслан Габитов музыка уен коралларында уйнарга өйрәтте”, - ди “Бәхет” үзәге җитәкчесе.

“Сабан туе да милли тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Киләсе елга Сабан туен оештырырга безгә Татарстанның Арча районы хакимияте ярдәм итәргә вәгъдә итте. Безнең өлкәдә бит татар авыллары юк, милләттәшләребез монда төрле төбәкләрдән килеп төпләнгән. Шуңа күрә милли-мәдәни традицияләрне торгызганда Татарстан ярдәменә зур ихтыяҗ тоябыз”, - дип аңлатты Мөкатдәс Мортазин.

 “Безгә бер көн генә җитми”

Бу юлы да Татар мәдәнияте көненә килгән кунакларны Татарстанга тиз генә кайтарып җибәрергә теләмиләр. Ркаил Зәйдулла, Илдус Әхмәтҗанов һәм Гөлшат Имамиева 9 декабрь көнне Владимир өлкәсенең Яшьләр мәдәният сараенда “Татар чәе кичәсе”ндә дә  катнашачак. 

“Милли табын артында җанлы сөйләшү, сәхнәдә талантларыбызның чыгышлары көтелә. Мондый очрашуларны безнең татарларыбыз бик ярата. Кичәләргә әти-әниләр, гадәттә, балалары белән килә. Шуңа күрә балалар өчен аерым программа әзерлибез. Бу безгә күрешү, аралашу мөмкинлеге”, - диде Мөкатдәс Мортазин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100